төртү

төртү
1. Берәр нәрсәнең очлы башы белән орыну, җиңелчә кадау. Кем. б. игътибарын берәр нәрсәгә юнәлтү яки ишарә итү өчен аңа акрын гына кагылу 2. Берәр нәрсәне икенче нәрсәгә тидерү, терәү 3. күч. (Башны) түбәнгә ию, аска карау 4. күч. Ятышсыз, авыр сүзне кинаяләп, читләтеп әйтү 5. Этәрү 6. күч. Шыту, туфракны тишү (үсемлекләр тур.) 7. Берәр нәрсә утырту, чәчү 8. Берәр нәрсә яки кеше торган якка таба хәрәкәт ясау, ымлап күрсәтү 9. Берәр нәрсәне күрсәтү өчен кискен хәрәкәт белән кем. б. йөзенә бик якын китерү 10. Берәр әйбер өслегенә түгәрәк нәрсә (тап, нокта, бөрчек һ. б. ш.) кую, төшерү 12. Кемгә дә булса берәр нәрсәне тәкәллефсез, ашыгыч яки яшереп кенә бирү 13. күч. Кемгә дә булса ришвәт яки садака бирү 14. күч. Берәр кешене, нәрсәне кая да булса (мәс. эшкә, торырга) урнаштыру

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем сделать НИР

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»